24 май 2016 яңалыклары
-
Алсу көмәнлелек чорын бушка уздырмый
Якташыбыз Алсу үзенең көмәнле булуын инде яшерми: ул өченче бала көтә. Гомеренең гадәти булмаган чорында булса да, җырчы актив яшәү рәвеше алып бара: дөрес туклана, пилатес һәм фитнес белән шөгыльләнә, йорт мәшәкатьләре һәм балалары белән мәшгуль, иҗат итә, клиплар төшерә. Көмәнле килеш клип төшерү модага кереп бара бит, Алсу да...
-
Бөгелмәдә сабын ясыйлар
19 майда Бөгелмә шәһәренең "Подстанция" районында урнашкан "Бәдр" мәчетендә үз кулларың белән сабын кайнату серләренә өйрәтү буенча мастер-класс узды. Анда әлеге район балалары гына түгел, аларның әниләре дә актив катнаштылар. Чараны оештыручы Зарема Хөснетдинова өйдә сабын эшләү өчен кирәк булган ингредиентлар турында үзенең белгәннәре белән уртаклашты, аны эшләү тәртибе белән...
-
Бөгелмәләр – изге Болгар җыенында
21 май көнне Болгар шәһәрендә күптән килгән күркәм традиция буенча Изге Болгар җыены булып узды. Бәйрәмнең почетлы кунаклары арасында ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Киңәшчесе, ТР тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу буенча "Яңарыш" Республика фонды попечительләр советы рәисе Минтимер Шәймиев, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар...
-
Булмас димә! Ташка әверелгән Зоя!
Әлхәмдүлилләһ, бу феномен турында бәлки өлкән буын кешеләре әле дә хәтерлидер. Бик еракта калган 1956 елның салкын кышы. Христиан халкы Раштуа бәйрәмен көтә. Зоя исемле кыз үзенең дусларын чакырып, туган көнен үткәрергә җыена. Кызның йөргән егете Николай ни сәбәпледер туган көнгә килә алмый. Яшьләр күңел ача: җырлыйлар, бииләр. Барысы да...
-
Бөгелмәгә Жириновский килә
РФ Федераль Җыены Дәүләт Думасының ЛДПР фракциясеннән бер төркем депутатлар Татарстанга сайлаучылар белән очрашуга килергә җыена. ЛДПР вәкилләренең махсус поезды 27 май көнне 19 сәгать 5 минутта -Бөгелмә районының Акбаш станциясенә (19 сәгать 40 минутта китәчәк), ә 20 сәгатьтә Бөгелмә станциясенә килеп туктаячак. Теләгән кешеләр очрашуга барып, үзләре теләгән сорауны...
-
Бөгелмә ветераннары - Волгоградта
24 майда Казанның Елга портыннан бер төркем сугыш ветераннары һәм республиканың ветераннар хәрәкәте активистлары Волгоградка сәяхәткә чыгып китте. Бөек Җиңү көненә багышланган бу круизда ветераннарны яшь буын вәкилләре озата бара. Ветераннар Казанга 31 майда әйләнеп кайтачак. Быел Волгоград шәһәре Советлар Союзы Герое, очучы Алексей Маресьевның тууына 100 ел тулуны билгеләп...
-
Казан эшмәкәрен үтерүдә шикле кеше тоткарланган
Кичә, 23 майда, башкаланың Завойский урамында үзе яшәгән йорт подъездында эшмәкәр Вячеслав Липатовны атып үтергәннәр иде. Казанда полиция хезмәткәрләре җинаять кылуда шикле кешене тоткарлаган. Ул үтерелгән эшмәкәрнең танышы диелә. Әлегә исеме әйтелми. Эшмәкәр аннан бурычка акча алып торган булган. Аны кайнар эздән тоткарлаганнар. Исегезгә төшерәбез, үтерүче Липатовка 4 тапкыр аткан:...
-
Татарстанга җәй килә!
ТР Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгүлүматлары буенча, иртәгә Татарстанда җылыта. 24 майда республика буенча алмашынучан болытлы һава фаразлана. Урыны белән кыска вакытлы яңгыр, төнлә яшенле яңгыр. Көньяк-көнчыгыштан, көньяктан салмак җил, яшенле яңгыр вакытында җилнең тизлеге 15-18 м/с булырга мөмкин. Төнлә температура 9-14 градус җылы булса, көндез 27 градуска...
-
1 июньгә - афиша
Үзегезне күрсәтергә ашыгыгыз! 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне. Бөгелмә балалар паркында бу көнне бәйрәм атмосферасы хакимлек итәчәк. Иртәнге 10нан алып, 12 сәгатькә кадәр "Мир в детских руках" дип исемләнгән концерт программасы белән иҗат коллективларының чыгышлары көтелә. 16 сәгатьтә "Пространство кукол" арт-галереясында күргәзмә тәкъдим ителә. Барыгызны да арт-күргәзмәдә катнашырга...
-
“Каравон”да Татарстан ансамбльләре Надежда Бабкина белән бергә чыгыш ясаячак
29 майда Лаеш районының Никольское авылында 24нче тапкыр "Каравон" рус фольклор фестивале узачак. Моннан унөч ел элек республика статусын алган фестивальдә Татарстан һәм күрше төбәкләрдән фольклор ансамбльләр катнашачак, шулай ук бәйрәмгә танылган җырчы Надежда Бабкинаны көтәләр. Идәннәр хәзер - таштан "Каравон" бәйрәменең туган йорты - Никольское авылында бүгенге көндә кунакларны...
-
Чыгарылыш кичәсе алдыннан әти-әниләр ничек кылана?
Бер кичлек бәйрәм кирәкми! Украинаның Харьков шәһәрендәге хосусый мәктәп инде өченче ел чыгарылыш кичәләрен купшы итеп уздырудан баш тарта. Ә бездә шәһәр балалары, лимузиннарга утырып, кыйммәтле рестораннарга бару турында хыяллана. Авыл укучыларына исә табигатьтә таң аттыру да җитә. Быел чыгарылыш кичәләре күпмегә төшәчәк? "ВТ" хәбәрчесе шул хакта белеште. Харьковтагы әлеге...
-
Мәктәп тулай торагында чыккан янгын нәтиҗәсендә 17 бала янып үлгән
Таиландта, ким дигәндә, 17 кыз, мәктәп тулай торагында янгын нәтиҗәсендә, һәлак булган, дип хәбәр итә BNO News. Тагын 2 кыз хәбәрсез югалган булып исәпләнә, дип яза Lenta.ru. Инцидент Чианграй төньяк провинциясендә урнашкан Вианг Па Пао районында килеп чыккан. Янгын 22 нче май 23 сәгатьтә (Мәскәү вакыты буенча 19 сәгатьтә) дәүләтнеке...
-
Уразага әзерләнәсезме?
Рамазан ае башланырга ике атнадан чак кына артык вакыт калды. Ураза тотарга алдан әзерләнергә кирәкме? Кемнәргә тотарга мөмкин, кемгә ярамый? Шушындый сораулар белән Республика йогышлы авырулар клиник хастаханәсе баш табибы урынбасары Рөстәм Фәхертдиновка мөрәҗәгать иттек. Ул сорауларыбызга бик теләп җавап бирде. - Көн яктысында ашау-эчүдән тыелып тору гына ураза түгел...